Get Adobe Flash player
Яндекс.Метрика
Хаски Форум

ТОРМЫШЫБЫЗДА СЕЗ БЕЗГӘ ҮРНӘК ӘЛЕ!

День   пожилого человека

(ТОРМЫШЫБЫЗДА СЕЗ БЕЗГӘ ҮРНӘК ӘЛЕ!)

Автор: Ганиева Гульгена Мавлетовна 

 РТ Высокогорский район, с. Куркачи, МБДОУ “Чепчуговский детский сад “Ромашка”

Максат. Балаларда өлкәннәргә ихтирам хисе тәрбияләү, тормышның кадерен белергә өйрәтү, аларның иҗади сәләтләрен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

 

Дети входят зал

Вед: Пригласили   Вас сегодня

В гости к нам в детский сад

Отдохните вы немножко,

Поглядите на ребят!

Вед: на татарском языке  

Хәерле көн, хөрмәтле ветераннарыбыз!

Бүген без монда Өлкәннәр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Бүген безгә бакчабызда төрле елларда хезмәт иткән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләребез килде.

Кадерле кунаклар! Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.

Песня и стихи на русском языке.

Вед: А кто такой пожилой человек

Кто, скажите пожилой человек?

Это тот, кто доживает свой век.

Или тот, кто жизнь умеет ценить

Кто умеет и прощать и любить!

Ну, а может это кладень ума

Ведь учителем была жизнь сама.

Вас, закаленных, трудолюбивых,

Преданных семье, детям, внукам,

Преданных родной земле, здоровья вам,

Благополучия и внимания.

Низко кланемся вам, живите долго

Вы нужны нам, ведь вы наша   история,

Наши радости и победы, примите от нас

В этот день поздравления.

 

Вед: на татарском языке

Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә юл күрсәтүче сөекле дәү әниләребез, өлкәннәребез! Бәйрәм белән сезне!

Өлкәннәр көне бүген булса да,

Күңелегез сезнең гел яшь.

Яшәгез безнең арада

Булып назлаучы кояш.

 

 

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идек

Әгәр килсә безнең кулыбыздан!

 

 

Үтә гомер аккан сулар кебек

Ә күңел һич туймый яшьлектән.

Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән?

 

Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

 

Сезнең йөрәк әле һаман да яшь

Онытмаган изге эшләрне.

Яшик, үкенмәслек итеп,

Булсын әле сагынып сөйләрлек.

 

Бу биюне бүләк итик

Кадерле өлкәннәргә.

Өлкәннәрне тиңлибез без

Иң яраткан гөлләргә.

 

Бию: “Татар кызлары”.

 

Вед: А теперь мы предлагаем

поиграть в загадки и отгадки.

Дети по очереди будут загадывать загадки,

а вы их отгадывать

 

 

 

И на горке и   под горкой

Под березой и под   елкой

Хороводами и в ряд

В шляпках молодцы стоят.

 

Нет грибов дружней, чем эти

Знают, взрослые и дети,

На пеньке растут в лесу

Как веснушки на носу.

 

 

Мальчики не знают   грибов

Вот умора

Из леса домой принесли

Гости: мухоморов

 

Вед: хвалит гостей.

Песня – инсценировка   «У колодца»

Выходят два ребенка

Кто на кухне с поварежкой

У плиты весь день стоит

Кто нам штопает одежду,

Пылесосом кто гудит?

Кто на свете всех вкуснее

Пирожки всегда печет

И кому в семье почет?

 

Кто споет нам на ночь песню

Чтобы сладко мы заснули?

Кто добрей всех и   чудесней

Ну конечно же бабули!

 

Вед: на татарском языке

Еллар үтә диеп борчылмагыз,

Еллар үтү берни түгел ул.

Сау-сәламәт булып озак яшәү –

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.

 

 

 

 

Пенсия акчам – кечкенә,

Җиткерим ничек кенә

Кесәмә салсам, һич тормый-

Чыга бит тишеп кенә.

 

-        Аптырама, оныгың бар,

Тәрбияләрләр үскәчтен,

Бер баегач “Дәү әни!”-дип

Китерер күчтәнәчен...

 

Безнең урам әбиләре

Менә шулай сөйләшә.

Сүз уйнатып, бер-берсенә

Шатлыкларын өләшә.

 

Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең

Күге аяз, җире гел чәчәк.

Һәммәбезгә – сезгә, безгә, илгә

Без телибез якты киләчәк.

 

Гел яхшыга өйрәтәсез,

Тыңлыйбыз Сезнең сүзне,

Һәр эштә үрнәк Сез безгә,

Хөрмәт итәбез Сезне.

 

Кадерле Өлкәннәр!

Сызламасын газиз җаннарыгыз,

Сызласа да аяк – кулларыгыз.

Озын гомер бирсен Сезгә ходай

Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз!

 

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Өлкәннәрнең көләч йөзе

Гел көләч булып калсын.

 

Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.

 

Мәрхәмәт, кешелеклелек,

Изге уй, яхшы теләк.

Җирдә яшәүче һәркемгә

Һәр даим зарур, кирәк.

 

Җыр: “Әбекәй, алтыным”.

 

 

 

Я бабуленьку родную

Очень крепко поцелую

Ведь бабуленька   моя

Очень – очень добрая!

Мой дедуля дорогой,

 

Мы гордимся все тобой

И скажу я   по секрету

Лучше нет на свете деда!

Буду я всегда стараться

На тебя   во всем ровняться!

 

Песня – танец «Рябинушки»

Вед:   В этот праздник

Пожилого человека

Дарят дети вам и радость и тепло,

Всего лучшего желаем

Вам на свете

Пусть вам будет радостно и светло!

Вед: на татарском языке

Хөрмәтле ветераннар!

Яшәгез сез мәңге яшь булып,

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз сау – сәламәт,

Оныкларга булыр бик рәхәт.

Оныкларга терәк булып,

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

Көзләр җитте диеп моңаймагыз,

Мәңге горур булып калыгыз.

Кояш кебек янып яшәдегез,

Йолдыз кебек балкып яныгыз.

 

Парлы бию. (Вальс)

 

 

 

 

Дети дарят подарки.

Вед:   Спасибо вам за внимания,

Приглашаем   всех на чай!

Хөрмәтле Өлкәннәребез!

Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк безгә. Сау – сәламәт булыгыз. Тыныч матур тормышта гомер кичерегез!

Ә хәзер сезне чәй табыны янына чакырабыз.